Татарстан Президенты 15 гыйнварда Гайдар форумында катнаша

Рөстәм Миңнеханов Россиянең Инновацион төбәкләр ассоциациясе җыелышын үткәрәчәк.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 15 гыйнварда Гайдар форумында катнаша. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Бүген Мәскәүдә Гайдар форумы ачыла. Иртәгә Рөстәм Нургали улы форум эшендә катнашырга ниятли. ТР Президенты инклюзив спортны үстерү буенча эксперт дискуссиясендә катнашачак», — дип искәртте Галимова.

Форумда Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышын үткәрәчәк. Җыелышта ассоциациянең 2020 елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясаячаклар, шулай ук советның яңа әгъзаларын сайлаячаклар.

«Чара ике төрле форматта узар дип көтелә. Спикерлар форумның эшендә мәйданчыкта да, өлешчә онлайн режимында да катнашачак», — дип өстәде Галимова.