Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиты Кирилл белән очраша

«Традицион очрашу Раштуаны бәйрәм итү кысаларында узачак. Алар беренче тапкыр тет-а-тет очраша», — диде Галимова.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиты Кирилл белән беренче тапкыр тет-а-тет очраша. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Бүген Рөстәм Нургали улының Татарстан митрополиясе архиерее белән очрашуы планлаштырылган. Традицион очрашу Раштуаны бәйрәм итү кысаларында узачак. Алар беренче тапкыр тет-а-тет очраша», — диде Галимова.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада христианнарга тапшырылган — 189 һәм сафка бастырылган 169 гыйбадәтханә һәм чиркәү, 49 гыйбадәт йорты, 108 кәшәнә, 14 гыйбадәт бүлмәсе һәм башка конфессияләрнең 58 объекты эшли.