Рөстәм Миңнеханов: Федераль министрның спортта нәтиҗәләр ясавы күп бурычлар йөкли

Идел буе спорт академиясендә 2019 елгы спорт нәтиҗәләренә багышланган коллегия узды.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Спорт министры Павел Колобков «2019 елда Татарстан Республикасы спорт министрлыгының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты.Башта ТР Спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады. Ул Татарстанда спорт объектлары саны артуны билгеләп үтте, татарстанлыларның халыкара беренчелекләрдә җиңүләрен искә төшерде. «Капиталь ремонт ясалырга тиешле 106 спорт объекты бар. Без ремонт өчен финанс ярдәме сорыйбыз. Безнең «Авылда спорт» эксперименталь мәйданчыгы бар, шуңа бәйле рәвештә кадрлар составын яхшыртырга кирәк. Методистлар вазифасын кертергә кирәк, 104 ставкага ихтыяҗ бар», - диде министр.Шулай ук доклад белән Идел буе спорт академиясе ректоры Йосыф Якубов чыгыш ясады. Ул спорт югары уку йортларына игътибар биреп, заманча тренер әзерләү турында сөйләде. «Укучыларның һәрвакыт спорт ярышлары булырга тиеш. Шулай ук Казанда спорт чаралары ярдәмендә алар хөкемдарлык, волонтерлык тәҗрибәсен алалар», - диде.Россия Суга сикерү федерациясе, Россия синхрон йөзү федерациясе, Россия Су полосы федерациясе президенты Алексей Власенко Татарстанда Су спорт төрләре үсеше турында доклад белән чыгыш ясады. «Минем өчен Татарстан - Су спорт төрләре буенча төп төбәк. Бүген биредә бик күп спорт бассейннары төзелә, һәм бу бары тик хөрмәт кенә уята. Суга сикерү спорты өчен аерым рәхмәт. Биредә ФИНА исемлегенә кертелгән турнирлар уздырыла. Татарстанлылар олимпиадада тәкъдим ителәчәк һәм анда лаеклы чыгыш ясаячак», - дип сөйләде Власенко.Утырышка Павел Колобков йомгак ясады: «Татарстан — Россия спорт министрлыгы һәм Татарстан Спорт министрлыгы арасындагы хезмәттәшлек үрнәге. 10 ел дәвамында сез спортны үстерү буенча хәрәкәт итәсез. Киләсе елда без БДБ уеннарын - илләребезне берләштерә торган ярыш уздырачакбыз. Ул югары дәрәҗәдә узар дип өметләнәм. Шулай ук яшьләрне яңа, экстремаль спорт төрләренә җәлеп итә ала торган бөтенроссия шәһәр уеннары».«Федераль министрның безнең елга нәтиҗәләр ясавы безгә күп бурычлар куя. Безнең барлык инфраструктура республика спортчылары өчен эшләргә тиеш. Без моның өчен зур акчалар тотабыз, моннан файда булырга тиеш. Бу — безгә иң яхшыларның берсе булырга ярдәм итә торган нигез», - диде Рөстәм Миңнеханов.