Түбәнкамалылар ТР Хөкүмәтеннән рәхмәт хаты алды

Түбәнкамалылар узган ел нәтиҗәләре буенча ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның рәхмәт хатына лаек булган
(Түбән Кама, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбәнкамалылар узган ел нәтиҗәләре буенча ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның рәхмәт хатына лаек булган. Бүген бу хакта шәһәр хакимиятендә узган традицион “эшлекле дүшәмбе”дә мәгълүм булды.
Узган 2007 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның рәхмәт хатына “Бюджет һәм финанслар буенча департамент”, Түбән Каманың Казначылык департаментының территориаль бүлеге, шулай ук шәһәрнең ЗАГС бүлеге башлыгы Ферания Котдусова лаек булган.