Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Степашин Казанга килде
Ул ТР Хөкүмәт йортында РФ Хисап палатасы белән ТР хисап палатасы коллегияләренең уртак утырышын үткәрә
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанга Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
Казанда Сергей Степашин Бадминтон үзәгенә таш салу тантанасында катнаша, Бөтендөнья җәйге универсиадасы объектларында, төзелеш стадиясендәге агропромпаркта булачак. Ул ТР Хөкүмәт йортында РФ Хисап палатасы белән ТР хисап палатасы коллегияләренең уртак утырышын үткәрә.
Шулай ук, Сергей Степашинның Свияжски утрау-шәһәрчегенә сәфәр кылуы планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз