Казанда футбол стадионы төзү тәҗрибәсен бөтен илгә таратырга кирәк – С.Степашин

Бүген РФ Хисап палатасы рәисе Казанда яңа объектларда булды

  (Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатуында Казанда аэропортның яңа терминалында, Универсиада авылының медицина үзәгендә, агропромпаркта һәм төзелә торган футбол стадионында булды.
ТР Президенты матбугат хезмәте белдергәнчә, беренче пункт “Казан” халыкара аэропортының яңа 1А терминалы булган. Сергей Степашин яңа аэропортның Ауропа дәрәҗәсендә булуын билгеләп үтте һәм югары бәя бирде.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Сергей Степашин өчен Универсиада авылында медицина үзәге буенча экскурсия үткәрде.
Сергей Степашин берничә табиб бүлмәсенә керде, медицина җиһазларының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм табиблар белән аралашты.
Агропромпаркта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сергей Степашинга бу киңкүләмле сәүдә-җитештерү комплексының концепциясе турында сөйләде. Объект 8,5 гектар мәйданда урнашкан, төп бинаның гомуми мәйданы 50 мең кв. метр, аның 14 меңе сәүдә рәтләренә туры килә.
ТР Президенты сүзләренә караганда, агропромпаркның төп бурычы – Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тауарларын арадашчыдан башка Казан базарларына чыгару. Һәр район өчен сәүдә мәйданчыклары квотасы билгеләнгән, машиналар кую урыны булдырылган, ял көннәрендә йөк машиналарыннан сатарга мөмкин. Монда сәүдә итүдән тыш, авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртеләчәк.
“Бу искиткеч, сез агропромпарк ачып берьюлы берничә мәсьәләне хәл итәсез, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнехановка Сергей Степашин. – Арадашчылардан азат итәсез, авыл хезмәтчәннәренә сәүдә итү өчен урын бирәсез, шәһәрлеләрне продукт белән тәэмин итәсез”.
Соңгы пункт буларак 45 мең урынга исәпләнгән футбол стадионы төзелешендә тукталдылар. РФ Хисап палатасы рәисе Казанда стадионы Россиянең башка шәһәрләрендә төзелгән шундый объектлардан да арзан чыга, ә тәҗрибә туплагач киләсе шундый проектларны тагын да арзангарак гамәлгә куеп булачагына игътибарны юнәлтте. “Казанда футбол стадионы төзү тәҗрибәсен бөтен илгә таратырга кирәк”, - диде С.Степашин.