Дөньяда беренче Бадминтон үзәге 2013 елда Казанда ачылачак

Оренбург трактында спорт комплексы ташын салу тантанасында Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү кунаклары катнашты

  (Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Виславская). Бүген Казанда Бадминтон үзәге төзелешенә старт бирелде. Спорт комплексы ташын салу тантанасында Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Дөньяда беренче Бадминтон үзәге Оренбург трактында Теннис академиясе янында төзеләчәк. Спорт комплексы 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасыннан соң файдалануга тапшырыла. Бадминтонны 2013 елгы Универсиада программасына кертү спортның бу олимпия төрен үстерүгә җитди этәргеч булды. Соңгы елда Татарстанда бадминтон белән шөгыльләнүчеләр саны 4 тапкыр арткан.
“Без һәрвакыт теге яки бу формада бадминтон уйнарга яраттык, әмма 3 яки 4 ел элек кенә җитди шөгыльләнә башладык”, - дип белдерде ТР Президенты тантананы ачканда. Бу спорт комплексы 2014 елда ачылырга тиеш, ул вакытта Казанда бадминтон буенча Ауропа чемпионаты узачак, дип билгеләп үтте ул.
Тантананы ачуга Рөстәм Миңнеханов белән тулы бер делегация килде. Алар – РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин, РФ спорт министры урынбасары Павел Новиков, Россиянең илкүләм бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай, ТР вице-премьеры Әскать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов һ.б. Шулай ук мәйданчыкка “Казан 2013” Башкарма дирекциясе волонтерлары белән эшләү департаменты вәкилләре һәм Татарстанның бадминтон буенча җыелма командасы спортчылары җыелды.
“Мин төзелеш тиешле срокта тәмамланачагына ышанам”, - диде Сергей Степашин казанлыларны тантаналы вакыйга белән котлап.
Бадминтон үзәгенең гомуми мәйданы 4940 кв. метр, 12 метр биеклектә 12 уен мәйданчыгы, 780 урын булыр дип планлаштырыла.
Кунаклар традиция буенча гранит таштан тукыманы алып, спорт комплексы төзелешенә старт бирде.