Юрий Лужков: “БТК – Халыкара Россия ватандашлары советының иң актив әгъзасы”

Юрий Лужков: “БТК – Халыкара Россия ватандашлары советының иң актив әгъзасы”

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтае делегатлары адресына Мәскәү мэры, “Бердәм Россия” партиясенең Югары советы рәистәше Юрий Лужковтан котлау хаты килде.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы IV корылтаеның Татарстан Президенты, “Бердәм Россия” партиясе Югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев катнашкан пленар утырыш алдыннан Мәскәү мэры Юрий Лужковның котлау хаты яңгырады, аны Мәскәү хакимияте Халыкара элемтәләр департаментының чит илдәге ватандашлар белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Юрий Каплун укыды.

“Хөрмәтле конгресс кунаклары! Мәскәү Хөкүмәте һәм мәскәүлеләр исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы IV корылтаенда катнашучыларны, татар халкын һәм дөньяның төрле илләрендә яшәгән безнең ватандашлар – татарларны чын йөрәктән сәламлим, - диелгән котлау хатында. – Халыкара Россия ватандашлары советының мактаулы рәисе буларак, Бөтендөнья татар конгрессы - халыкара советның иң күп санлы, иң актив ассоциатив әгъзасы дип билгеләп үтүе аеруча сөенечле, ул үз рәтләрендә 350дән артык беренчел оешманы берләштерә, аларның 140тан артыгы якын һәм ерак чит илдә эшли. БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Халыкара Россия ватандашлары советы рәисе – граф Петр Шереметьевның урынбасары булып тора”.

“Чит ил татар диаспорасы сафларында 1 миллионга якын кеше исәпләнә, аларның 900 мең советтан соңгы киңлектә яши. Бу чит илдәге иң күп санлы, иң сәләтле һәм иң хезмәт сөючән Россия диаспорасының берсе, ул Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә сизелерлек өлеш кертә”, - дигән фикерен җиткергән Россия башкаласы мэры.

“Мәскәү һәм Татарстанны сәясәт, икътисади, социаль өлкә һәм мәдәнияттәге меңләгән күзгә күренә һәм күренми торган җепләр бәйләп тора. Татарстан чит илдәге ватандашларына мөнәсәбәтле булган Россиянең дәүләт сәясәтен гамәлдә ашыруда планлы һәм системалы рәвештә катнашып килә: аларга ярдәм итүнең төбәк программаларын эшли һәм тормышка ашыра, - дип ассызыкланган Юрий Лужковның котлау хатында. – Әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә минем якын дустым, фикердәшем һәм “Бердәм Россия” партиясе буенча көрәштәшем Минтимер Шәймиевнең зур өлеш кертүен билгеләп үтәсем килә”.

“Алга таба да Мәскәү белән Татарстанны безнең Ватаныбыз һәм аннан читттә яшәүче ватандашларның иминлеге өчен тыгыз хезмәттәшлек һәм файдалы эшчәнлек берләштерер дип ышанам. Корылтай эшендә катнашучыларга уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәт, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим”, - диелгән Мәскәү мэры Юрий Лужковның котлау хатында.