Камалтынов: Кузнецов сугыш герое гына түгел, ул тормышта да герой булды

Казанда 94 яшендә вафат булган Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән хушлашу мәрасиме уза.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов сугыш герое гына түгел, ул тормышта да герой булды. Мондый фикерне хушлашу мәрасиме вакытында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җиткерде.

«Сез беләсезме, иң аянычы - соңгы ветераннар китә. Борис Кириллович аларның иң күренекле вәкиле булды. Ул сугыш герое гына түгел, ә тормышта да герой иде. Ул яшьләр, кешеләр белән актив очрашып, нәрсә турында онытмаска кирәклеге турында сөйләде. Әмма бөтен бәла шунда, бу буын китә. Без аларны әле хәтерлибез, чөнки алар безнең күршеләребез, әтиләребез, туганнарыбыз иде, ә хәзер килә торган буын өчен сугыш — бу инде абстракт төшенчә. Һәм менә шундый һәр сугыш ветеранын югалту - тагын бер авырлык. Безнең бурыч - алар яклаганны, ни өчен яшәгәннәрен без алга таба да тапшырырга тиеш», - дип искәртте Камалтынов.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән хушлашу мәрасиме башланды. Герой белән хушлашу Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында уза. Хушлашу мәрасиме башланганчы Россия Президенты Владимир Путин аның туганнарына кайгыларын уртаклашуын белдергән иде.

Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов 94 яшендә кичә вафат булды. Татарстан җитәкчелеге һәм Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов аның якыннарының кайгысын уртаклашты