Татарстан Президенты Италия сәнәгатьчеләре делегациясе белән очраша

Рөстәм Миңнеханов һәм «Confindustria Russia» ассоциациясе вәкилләре сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышачак.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядәге итальян сәнәгатьчеләре ассоциациясе («Confindustria Russia») делегациясе белән очраша. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

Очрашуда сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар.

Очрашу ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президентының Дәүләт беркетмәсе идарәсе башлыгы Булат Габдрәшитов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашында узачак.