Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты һәм «Вермут» вәкилләре уртак проектлар турында фикер алышты
Республика җитәкчесе Мәскәүдә эш сәфәрендә.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вермут Эссет Менеджмент» идарәче компаниясе вәкилләре Йоханн Вермут һәм Ханс-Фридрих фон Плетц белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, республика җитәкчесе Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Очрашуда кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда шулай ук «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин катнашты.
2011 елның июлендә Ганноверда «Связьинвестнефтехим» ААҖ һәм Wermuth Asset Management GmbH Чиста технологияләр фондын төзүнең төп шартлары турында килешү имзаладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз