news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов гражданнар җәмгыяте институтларын үстергән өчен премия алучыларны атады

Премия гражданнар яки оешмаларга иҗтимагый танылу алган махсус проектлар өчен тапшырыла.

Миңнеханов гражданнар җәмгыяте институтларын үстергән өчен премия алучыларны атады

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен премияләр тапшыру турындагы указны имзалады. Бүләкләнүчеләр исемлегенә Татарстаннан өч кеше һәм социаль әһәмияткә ия биш оешма кергән. Документ тексты республиканың рәсми порталында дөнья күргән.

Премиягә Татарстан мөфтие киңәшчесе, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов, «Мин булдырам» мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча коммерцияле булмаган автоном оешма башлыгы Марат Ильясов лаек булды. Бүләкләнүчеләр исемлегендә «Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» рәисе Әхәт Юлашев та бар.

Оешмалар арасында әлеге премиягә «Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе», «Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе», Әлмәт районы ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы, «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәге, балалар һәм инвалидларга ярдәм итү буенча «НеЗаМи» хәйрия фонды лаек булды.

Гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен ТР Президенты премияләрен социаль юнәлешле проектлар өчен гражданнарга яки коммерцияле булмаган оешмаларга, шулай ук гражданнар җәмгыяте өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр өчен тапшыралар. Ел саен ТР Президенты Указы белән гражданнар 250 мең сум күләмендәге – 3, оешмалар 400 мең сум күләмендәге 5 премия белән бүләкләнә. Моннан тыш, премия лауреатларына диплом һәм мактаулы билге дә тапшырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100