ТР Президенты инновацион юнәлештә АКШның Силикон Үзәне тәҗрибәсен өйрәнү яклы

Чит ил компанияләре белән төрле өлкәдә хезмәттәшлектә эшләсәк тә, без партнерларга мохтаҗ, ди Рөстәм Миңнеханов
(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Россия нанотехнологияләр корпорациясе” (РОСНАНО) белән тыгыз элемтәдә булып, үзенең проектлары белән катнашса да, “Идея” инновацион технопаркы, IT-паркы булган Татарстанга инновацион юнәлештә урында таптанырга ярамый һәм, әйтергә кирәк, инновацияләрдә ишекләрне бикләп утырудан мәгънә юк: үзеңдә булганны башкаларга күрсәтергә, чит илләр тәҗрибәсен өйрәнергә – дөнья киңлегенә чыгарга кирәк.

Бүген Казан Ратушасында АКШның Калифорния штатыннан, Силикон Үзәненнән килгән венчур фондлары вәкилләре делегациясе, “РОСНАНО” проект офисы директоры белән булган очрашуда ТР Президенты шулай дип басым ясап әйтте. “Соңгы 5-6 елда Татарстан шактый үзгәреш кичерде, ләкин канәгатьләнергә иртә. Чөнки сез 40-50 ел элек үткән юлга без әле аяк бастык кына, чит ил компанияләре белән төрле өлкәдә хезмәттәшлектә эшләсәк тә, без партнерларга мохтаҗ. Американың Силикон Үзәнендәге инновацион бизнес үсеше тәҗрибәсе республикабыз өчен үрнәк була ала, безне үтә кызыксындыра”, - диде Татарстан җитәкчесе.

Үз чиратларында, АКШ кунаклары Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясен Силикон Үзәненә тәҗрибә өйрәнергә чакырды һәм үзләренең уңышлары белән уртаклашты, Мәскәүнең “Сколково” инновацион үзәге генә түгел, инновацион бизнеста үсеш кичергән Татарстан Республикасы кебек Россия төбәгендә булу һәм инновацион юнәлештәге эшләр белән танышу мөмкинлеге һәм җирле кунакчыллык өчен рәхмәт белдерделәр.

Чакыруны һәм хезмәттәшлек итү юнәлешендәге тәкъдимнәрне хуплап, Р.Миңнеханов: “Америка Кушма Штатларына бару мөмкинлеге булу белән, Силикон Үзәнендә булырга тырышачакбыз, илчелектән бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм булыр дигән өмет бар. Чыннан да, без сезнең кече партнерларыгыз булырга телибез. Эшебезне сезнең эш тәҗрибәгезгә тулысынча ихтыяҗ булырлык итеп системалаштырачакбыз”, - дип вәгъдәләде. Моңарчы Финляндия, Швеция, Сингапур тәҗрибәләрен өйрәндек, алга таба тагын адымнар ясарга кирәк, шуңа күрә, океан аръягы – Силикон Үзәне инновацион тәҗрибәсе кызыклы һәм анда шундый мохит булдырылган, бу безнең өчен отышлы санала. Яшерен-батырын түгел, без анда барырга теләгән идек, ә алар үзләре килде, инде шәхсән очрашып фикерләшүләр хезмәттәшлеккә нигез сала, безнең дөрес юнәлештә атлавыбызны бәяли ала, дип, Президент мәртәбәле кунакларны республиканың фән һәм мәгариф үзәкләрен, “Идея” инновацион технопаркы, IT-паркы белән якыннан танышырга чакырды.

Журналистларның сорауларына җавабында Р.Миңнеханов, бездә булган инфраструктура, мөмкинлекләр ахырына кадәр гамәлгә ашырылмаган, бу мәсьәләдә безгә өйрәнү һәм шуңа күп кешебезне җәлеп итү кирәк, ә иң отышлы проект – ул Силикон Үзәне, дип, алар белән уртак проектлар булачагына ышаныч белдерде. Безнең халыкның ментальлеген үзгәртү, ышаныч уяту зарур, никадәр проект буласы, шуларга күпме акча китәсе дә аның кадәр әһәмиятле түгел хәтта, дип саный Президент, шулай да, идеяне гамәлгә ашыру өчен акчасыз да бернишләп булмый, дип таный. Шуңа күрә, инновацион бизнес эшендә уңай шартлар булдыру өчен, үз чиратында, республика җитәкчелеге тырышачак, бүген Россия Федерациясендә инновацияләргә бәйле федераль программаларның барысы да Татарстанда гамәлдә, дип искәртә Р.Миңнеханов.

Бу урында шуны әйтеп үтик: “Глобаль инновацион партнерлык” форумы кысаларындагы Америка делегациясе составында “Intel”, “Network Equipment Technologies”, “Asset Management Company”, “NEA” һ.б. дөньякүләм танылган компанияләр җитәкчеләре бар. АКШ бизнесменнары дәүләтнең инновацион эшкуарлык экосистемасы булдыруда роле зур булуны басым ясап әйтә, шул ук вакытта, эш процессы башлану белән, эшкуарлар уңышлы эшләү-эшләмәүләренә карамастан, хөкүмәткә алар юлыннан читкә китәргә киңәш итә.