news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казандагы «Курган» зират комплексын карады

Комплекс территориясендә крематорий ясаулары ихтимал, янында мәчет һәм чиркәү төзү өчен участоклар каралган.

Рөстәм Миңнеханов Казандагы «Курган» зират комплексын карады
https://tatarstan.ru

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның яңа «Курган» зират комплексын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комплекс М7 «Идел» автомобиль юлының 825нче чакрымында урнашкан. «Курган»ны 2017 елда төзи башладылар, эшләр 2019 елда тәмамланды. Ул 147,5 мең кабер урынына исәпләнгән. Яңа зират Татарстан башкаласын ким дигәндә 30 елга җирләү өчен урыннар белән тәэмин итәр дип көтелә.

ТР Президенты административ бинаны һәм хуҗалык корпусын карап чыкты, территорияне төзекләндерү белән танышты. Карау барышында Казанның Ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин аңлатмалар бирде.

Рөстәм Миңнехановка комплексның мөселман зиратын һәм мөселман йолалары буенча хушлашу өчен өсте ябулы урын, православие зираты, христиан йолалары буенча хушлашу өчен өсте ябулы урын, зират эчендәге юллар, керү юлы һәм үзәк аллея, сак посты, административ бина, автомобильләр өчен парковка һәм башка объектларны үз эченә алуы турында сөйләделәр. «Курган» янында мәчет һәм чиркәү төзү өчен участоклар каралган.

Моннан тыш, әңгәмә барышында комплексның киләчәк үсеше турында да сөйләштеләр. Шул исәптән җирләү йорты төзү һәм кремация хезмәтләре күрсәтү турында да сүз барды.

Элегрәк «Татар-информ» МА «Курган» комплексы территориясендә чардуганнар урнаштыру тыела, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100