Татарстан Президенты "Казан Экспо"ның WorldSkills чемпионатына әзерлеген бәяләде

Күргәзмә үзәген ул Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы һәм Калмыкия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручыларга тәкъдим итте.
(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәген – булачак WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатының төп мәйданчыгын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкинга һәм Калмыкия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Бата Хасиковка эшче һөнәрләр дөнья чемпионатына әзерлек, «Казан Экспо» төзелешенең барышы һәм аның мөмкинлекләре турында сөйләде.«Кунаклар < ..> “Казан Экспо“ күргәзмә үзәген карадылар, аның һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлеген бәяләделәр», – диелә хәбәрдә.