Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагында йөзем бакчаларын карады

Кама Тамагы районында 2 гектар мәйданда йөзем җимешенең 55 төрле сорты үстерелә.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районында урып-җыюның барышы белән танышты. Анда ул фермер Азат Ялалетдиновның йөзем бакчаларында булды. Йөзем фотосурәтләрен Рөстәм Миңнеханов Instagramдагы битенә куйды.Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә фермер Азат Ялалетдиновның «2 гектар мәйданда йөзем куагының 55 төрле сортын үстерә», диделәр.«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, бүген Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы, Тәтеш һәм Буа районнарында була. Ул анда урып-җыю барышын бәяли, механизаторлар белән аралаша һәм Тәтештә республикада беренче булган мобиль поликлиниканы карады.