Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан җитәкчелеге Борис Тихомиров вафат булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
«Казан Гипронииавиапромы» АҖ генераль директоры 11 июльдә 74 яшендә вафат булды.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге «Казан Гипронииавиапромы» АҖ генераль директоры Борис Тихомиров вафат булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Борис Иванович 11 июльдә 74 яшендә инфаркттан вафат булды.
«Борис Тихомиров җитәкчелегендә Казан Гипронииавиапромы Россиянең әйдәп баручы фәнни-тикшеренү институтларының берсенә әверелде. Проектларның сыйфат менеджменты системасы, алдынгы техник һәм архитектур дәрәҗәдәге объектларны параллель рәвештә проектлау, яңа эш юнәлешләрен өзлексез үзләштерү – болар Казан Гипронииавиапромына республика һәм ил сәнәгате, икътисадының төрле тармаклары һәм социаль-мәдәни өлкәдәге иң әһәмиятле һәм катлаулы проектларны гамәлгә ашыру ышанып тапшырылган берничә сәбәп кенә», - диелә документта.
Тихомиров җитәкчелегендә МИ-17, МИ-38, «Ансат» һәм «Актай» вертолетлары эшләп чыгару буенча Казан вертолет заводы, җиңел хәрби-транспорт очкычы эшләп чыгару буенча Воронеж, Ульяновск һәм Казан авиация заводлары производстволарын, Ил-76МД-90А авыр хәрби-транспорт самолеты, ТУ-214 базасындагы махсус очкычлар төзү, реконструкцияләү һәм техник яктан яңадан җиһазландыру өчен проект документлары әзерләнгән.
Тихомиров шулай ук югары технологияләр индустриясен үстерүгә дә сизелерлек өлеш кертте. «Борис Иванович Тихомиров хәйрия эшчәнлегендә актив катнашты, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, инвалидлар һәм хәйрия фондлары аның даими игътибар үзәгендә булды», - диелә кайгынамәдә.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм илнең төрле тармаклары үсешенә өлеш керткәне өчен Тихомиров I һәм II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале, «Фидакяр хезмәт өчен» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре белән бүләкләнде. Ул шулай ук «ТАССРның атказанган машина төзүчесе» һәм «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.
Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, вице-премьер — ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, шулай ук ассоциациянең генераль директоры Алексей Пахомов имзалаган.
Рөстәм Миңнеханов: «Борис Тихомировның вафаты республика өчен зур югалту», — дип әйткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз