news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 60 йортта ТКХ ресурсларын куллану турында мәгълүмат читтән торып биреләчәк

Системаны урнаштыру буенча кулланышка тапшырылган беренче 35 йорт буенча исәп-хисап сметасы әзер.

Татарстанда 60 йортта ТКХ ресурсларын куллану турында мәгълүмат читтән торып биреләчәк
prav.tatarstan.ru

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы исәп-хисап җиһазлары мәгълүматларын читтән торып тапшыруны гамәлгә кертү юнәлешендә эшли. 60 торак йорт  әлеге системаны тормышка ашырырга әзер. Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә бу хакта Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Ирек Фәйзуллин исәп-хисам җиһазлары мәгълүматын читтән торып тапшыру системасын тормышка ашыру Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча баруын җиткерде.

Хәзерге вакытта бу максатларны тормышка ашыру өчен Дәүләт торак фондының 60 күп фатирлы торак йорты сайлап алынган. Бүгенге көндә исәп-хисап җиһазларын кую һәм монтажлау буенча килешүләр җибәрелгән. Системаны урнаштыру буенча файдалануга тапшырылган беренче 35 йорт буенча исәп-хисап сметасы әзер. Тагын 18 йорт буенча тиешле җиһаз ачыклана. 8 йорт буенча проект-смета документациясе Татарстан Дәүләт торак фондына җибәрү өчен әзерләнә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot