Рөстәм Миңнеханов: "Без бердәм булырга тиеш!"

Казанда татар дин әһелләренең "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия форумының пленар утырышы бара

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда "Корстон" комплексында татар дин әһелләренең "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия форумының пленар утырышы бара. Аның беренче өлешен төшкә кадәр үткәрделәр.

Эш башланып китәр алдыннан, делегатлар һәм кунаклар "Минем гаиләмнең шамаиле" конкурсында катнашучыларның эшләре күргәзмәсен карый алды, хәләл продукция сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Чараның төштән соң булган өлешендә исә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Делегатлар аны аягүрә басып сәламләде. Утырыш Коръән уку белән ачылып китте. Шуннан сүз Рөстәм Миңнехановка бирелде. "Форум быел 6 нчы тапкыр уздырыла. Монда мөселманнар гына түгел, безнең дусларыбыз да кунак буларак катнаша. Без монда дини мәсьәләләрне генә түгел, башка сорауларны да карыйбыз. Милләтнең киләчәге, телебез, яшьләребез хакында фикер алышабыз", - диде ул сүзен башлап. Форум дәвамында киләчәк өчен кирәкле документлар кабул ителәчәген искәртте.

"Бер-береңне тыңлау - ул бик кирәк әйбер. Хәзерге заманда Ислам динен пычратырга теләүчеләр дә бик күп. Бердәм булып, без моңа каршы торырга тиеш. Исламга карата булган мөнәсәбәтне җитәкчеләр дә күрә", - диде Татарстан лидеры һәм, РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча, әлеге юнәлештә эш алып баручы стратегик төркем төзелүен, анда 28 ил вәкиле катнашуын һәм аның белән  үзе җитәкчелек итүен искәртте.

"Без бердәм булсак, фикерләребез дөрес булса, Президент та аларны кабул итәр. Без бу очракта илебезнең нигезе булып, шул форумда сөйләшкән фикерләрне "Россия - ислам дөньясы" стратегик төркеменең эшчәнлегендә файдаланырга тиеш булачакбыз", - диде Р. Миңнеханов. Сүзенең ахырында ул Казанга форумга җыйналучыларга рәхмәтләрен җиткерде. Ахырдан,  делегатларның кайберләре Рөстәм Миңнеханов кулыннан ТР Президентының Рәхмәт хатларын кабул итеп алды.