Р.Миңнеханов: “Капиталь ремонтка өзеклек янамый, әмма нәтиҗәлерәк эшләү зарур”

ТР Хөкүмәтендә күп фатирлы торак йортларның капиталь ремонты буенча киңәшмә узды.
(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Эмма Сыйтдикова). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов күп фатирлы торак йортларның капиталь ремонты мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.

Киңәшмәне ачып, Хөкүмәт башлыгы 10 июньгә капиталь ремонт эшләренең барлык муниципаль берәмлекләрдә 1037 йортта (планлаштырганның 51 проценты) башлануын хәбәр итте.
Шул ук вакытта ул Актаныш, Югары Ослан, Кайбыч, Кукмара, Минзәлә, Мөслим һәм Нурлат районнарында эшләрнең яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Биредә тиешле барлык йортларда капиталь ремонтка керешкәннәр. Аксубай, Апас, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Тукай, Балык Бистәсе районнарына һәм Чаллыга карата дәгъвалар бар, диде Премьер.

“Бу районнарда капиталь ремонтка өзеклек янамый, әмма нәтиҗәлерәк эшләү зарур. Югарыда аталган районнарда 2008 елгы программага кертелгән йортларның 40 проценттан кимрәгендә эшләр башланган”, - дип белдерде Р.Миңнеханов. Капиталь ремонт уздыру вакытына кагылып, ул графикның әйбәт эшләнүен әйтте. Муниципаль берәмлекләрдә капиталь ремонттан соң йортларны, нигездә, быелның 1 августыннан 1 октябренә кадәр тапшыру ниятләнә. Әмма кайбер районнар, шул исәптән Азнакай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама эшләрне ноябрь-декабрь айларында төгәлләргә җыена (50 процентка якын йортлар).
“Без бу графиклар белән килешмибез, һәм республика халкы да моны хуплар дип саныйм. Йортларда капиталь ремонт уздырып, без гражданнар өчен уңайсызлыклар тудырабыз бит, шуңа күрә төп эш төрләрен һәм графикны шуны искә алып төзүегезне үтенәм”, - диде ул.

Премьер-министр киңәшмәдәгеләрнең игътибарын ремонт вакытындагы куркынычсызлык техникасы мәсьәләләренә юнәлтте. Эшчеләрнең һәм йортта яшәүчеләрнең зыян күрмәве зарур.
Һәр эш төре буенча капиталь ремонт программасының анализы күрсәткәнчә, муниципаль берәмлекләр төп көчләрен сезонлы эшләргә – түбә, җылылык системасы ремонтына юнәлткән. Җылылык белән тәэмин итү системасы планлаштырылган 1040 йортның 326ысында төзекләндерелә башлаган, бу 31,3 процент тәшкил итә. Планлаштырылганнан 100 процент йортта Балтач районындагы гына керешкәннәр. Ә Аксубай, Апас, Әлки, Чүпрәле, Кайбыч, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Теләче һәм Чирмешән районнарында бу төп эшләр башланмаган да әле. Түбә ремонты 1181 йортның 444ендә башкарыла, бу 37,6 процент дигән сүз.

Республика Хөкүмәте башлыгы киңәшмәдә катнашучыларны капиталь ремонтка бүлеп бирелгән акча чыгымнарына аерым игътибар итәргә өндәде. 2008 елгы программа буенча 4 миллиард 209 миллион сумнан муниципаль берәмлекләр бюджетларына Фондтан 1 миллиард 938 миллион сум күчерелгән. Республика бюджетыннан 933,2 миллион сум бүленгән, муниципаль берәмлек бюджетларына 279,97 миллион сум күләмендә аванс күчерелгән.
Идарәче компания, торак милекчеләре ширкәтләре счетларына 304,5 миллион сум күләмендә аванс күчерелгән. Хәзерге вакытта аларның акчаларның 51,3 миллион сум килгән, бу план күрсәткеченең 15 процентын тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов эшләрне башкарганда кагыйдә бозулар күзәтелүен белдерде. “Сезнең адреска гражданнардан җитди дәгъвалар бар. Ремонт үткәрү технологиясе сакланмый. Фатирларны су басуның 5 очрагы теркәлгән. Технологияне саклавыгызны сорыйм”, - диде премьер-министр.

Киңәшмәдә Әлмәт һәм Алабуга муниципаль берәмлекләрендә барлык дәрәҗәләрдә контрольне тиешенчә оештыру билгеләп үтелде. Бу районнарда подрядчыларны даими күзәтәләр һәм алар тарафыннан бернинди дә җитди кагыйдә бозулар күзәтелми.
Р.Миңнеханов Торак инспекциясенең муниципаль берәмлекләр белән бергә намуслы һәм намуссыз подрядчыларның мониторингы алып барылуын белдерде. “Рейтинг исемлеге төзеп, гаммәви мәгълүмат чараларында бастырырга кирәк”, - диде ул.

ТР Хөкүмәте башлыгы гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләреннән үз эшләрен салынкы башкарган һәм үз вазифаларын намуслы башкарган оешмаларның исемнәрен һәм җитәкчеләрен игълан итүне сорады.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин капиталь ремонт оештырылу буенча аерым районнарны тәнкыйтьләде. Аның сүзләренчә, шимбә көнне ремонт барган йортларның яртысында 17.00 сәгатькә эшчеләр бөтенләй юк. Шуңа күрә министр берәмлекләр башлыкларына аларның эш графикларын яңадан карауны йөкләде.

Киңәшмә тәмамланганда Р.Миңнеханов министрлык, ведомство җитәкчеләренә һәм район башлыкларына торак йортлардагы ремонт эшләрен шәхсән күзәтүне йөкләде.

“Йортларда булырга, ремонт эшләрен карарга кирәк. Эшләр тәүлекнең якты вакытында һәм шулай ук, ихтыяҗ булса шимбә һәм якшәмбе барырга тиеш”, - диде Премьер-министр.