Минтимер Шәймиев: “Хәрби хезмәт сафларыннан ир-егетләребез Ватан, ата-ана һәм якыннарым алдында төп бурычымны үтәдем дигән күтәренке кәеф белән кайтырга тиеш”

Минтимер Шәймиев: “Хәрби хезмәт сафларыннан ир-егетләребез Ватан, ата-ана һәм якыннарым алдында төп бурычымны үтәдем дигән күтәренке кәеф белән кайтырга тиеш”

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында, Россия Федерациясе субъектлары арасында РФ гражданнарының хәрби хезмәткә иң яхшы әзерлегенә, хәрби хезмәткә чакырылышны оештыру һәм уздыруга конкурс нәтиҗәләре буенча, Татарстанны бүләкләү узды.

Тантанада Татарстан Республикасы хакимияте органнары ягыннан ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР президенты эшләре белән идарә итүче Җәүдәт Салихов, штаб башлыгы – Идел буе-Урал хәрби округының гаскәрләр белән идарә итүче командующийның беренче урынбасары Сергей Макаров, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР муниципаль район һәм шәһәр башлыклары, муниципаль берәмлекләрдәге хәрби комиссарлар һәм башкалар катнашты.

Россия Федерациясе субъектлары арасында РФ гражданнарының хәрби хезмәткә иң яхшы әзерлегенә, хәрби хезмәткә чакырылышны оештыру һәм уздыру буенча смотр-бәйгенең үзәк конкурс комиссиясе узган елда март-апрель айларында РФ субъектлары арасында җиңүчеләрне билгеләде. Идел буе федераль округында иң яхшы эш нәтиҗәләре Татарстан Республикасында дип табылган. Шулай итеп, төрле юнәлешләр буенча конкурсның йомгаклау нәтиҗәләре нигезендә, беренче урынга Ставрополь крае лаек булган, икенче урынны алу бәхете Татарстанга елмайган һәм өченче урынны Түбән Новгород яулаган. Аерым республика буенча алганда, Әлмәт шәһәре, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Идел буе районы һәм Балтач муниципаль районына хәрби хезмәткә әзерлектә һәм хәрби чакырылыш үткәрүдә тиңнәр табылмаган.

Минтимер Шәймиев тантаналы чараны ачып җибәреп, иң элек, берничә сүз белән 12 июнь – Россия Федерациясе көне асылына тукталды. “Бу көн һаман да тирәнрәк эчтәлеклегә әверелә бара, бәйрәмнең әһәмияте дә үсә”, - дип белдерде ул.

Хәрби хезмәткә әзерлеккә килгәндә, Илбашы фикеренчә, һәр мөстәкыйль дәүләт өстен һәм дәрәҗәле куркынычсызлык системасына ия булырга тиеш. Армия сафларның илнең үз гражданнары хисабына тулылануы зарур. Егетләрне сыйфатлы итеп, намус белән әзерләргә кирәк”, - дип ассызыклый республика Президенты. Хәрби чакырылышка алыну системасының бер калыпка салынып, камилләшә баруында Минтимер Шәймиев, комиссия рәисе вазифаларын үтәүче Равил Моратов һәм Татарстан Хәрби Комиссары Сергей Погодинның ролен билгеләп узды.

“Республикабыз беркайчан да хәрби хезмәткә алу эшендә сүлпәнлек күрсәтмәде, һәрвакыт оешкан төстә эшчәнлек алып барды. Хәрби хезмәткә ир-егетләребез авыр сулап барырга тиеш түгел, алар Ватан, ата-ана һәм якыннарым алдында төп бурычымны үтәдем дигән күтәренке кәеф белән кайтырга тиеш”, - дип саный Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда ил сагында торуда хәбәрдарлык та артты. Президент асыл егетләребезне Армия сафларына озатканда тоткан дине буенча махсус дини йолаларның гадәткә кертеләчәген дә әйтеп узды. Руханилар, муллалар һәм башка дин әһелләре республиканың төрле почмакларында егетләрне үзләренең хәер-фатихаларын биреп мөстәкыйль юлга озатачак. “Киләчәктә хәрби хезмәт юлының җиңелрәк, гаделрәк булуына ирешергә тырышачакбыз”, - дип, Минтимер Шәймиев халык күңелендә тискәре йогынты уяткан гаделсезлекләргә ишарә ясады. “Һәркемннең гомере берәү генә, гомерләр өзелүгә, югалтуларга, җәберләүләргә юл куймаска кирәк, хәрби хезмәт сафларында начар мөгамәлә гафу ителә алмый. Кузгатылган җинаять эшләренең дә ахыргача фаш ителеп, гаеплеләрне җәзалау белән төгәлләнүе зарур”, - дигән фикерләрен ирештерде республика җитәкчесе.

Равил Моратов Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылыш тәртибе хакында хисап тотып, балаларны патритотик тәрбияләү буенча махсус республика программасының гамәлгә ашырылуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, яшәү урыны буенча яшүсмер клубларын саклап калу да хәлиткеч роль уйнады. “Татарстанда гамәлдә исәпләнүче 100 иҗтимагый оешманың 40 ы – патриотик юнәлештә”, - ди Равил Моратов. Ул шулай ук хәрби гаскәр частьләре белән тыгыз элемтәдә торучы муниципаль берәмлекләрне дә мактап телгә алды.

Сергей Макаров исә, тантанада катнашучыларның игътибарын Татарстанның көчле көндәшләргә бирешмичә, беренче сынаудан ук призлы урынны яулавына юнәлтте, гәрчә Ставрополь крае беренче баскычка менүгә бишенче сынаудан соң гына ирешә.

Россия Федерациясендә хәрби хезмәткә әзерлеккә, хәрби чакырылышларны оештыруга күрсәткән ярдәме өчен, РФ Сак министры һәм Идел буе федераль округы командующие Фәрманы нигезендә, Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Әлеге премияне Татарстан Президенты Тәтеш районы кадет мәктәбенең ятимнәренә бирәчәген хәбәр итте. Хәрби чакырылышка үсмерләрне дөрес әзерләүдә бурычларны хәл итүгә керткән өлеше өчен шулай ук Мактау грамотасы һәм акчалата премия Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Моратовка тапшырылды. Хәрби хезмәткә әзерлек өлкәсендә югары профессиональлеге өчен РФ Сак министрлыгы Мактау грамотасына һәм акчалата премиягә Казан шәһәре Идел буе районы хакимияте башлыгы Равил Каюмов лаек булды. Мактау грамоталары белән бүген шулай ук Балтач муниципаль районы башлыгы Марат Зарипов, Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссары Шамил Ханнанов, Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы көнбатыш префектуралары хәрби комиссары Рәис Юнысов, ТР сугыш һәм хәрби хезмәт комитеты рәисе Әхәт Юлашев һәм башкалар бүләкләнде. Республика министрлыклары җитәкчеләре дә илкүләм бүләкләрдән мәхрүм калмады. Хәрби әзерлеккә булган җитди карашлары һәм бу юнәлештәге тырышлыклары өчен ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев, иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.

Дәрәҗәле исемнәр бирү белән дә үзенчәлекле булды бүгенге тантана. ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин – лейтенант, ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Фәрит Фазылҗанов – өлкән лейтенант, Казан мэры Илсур Метшин - юстиция майоры, Түбән Кама муниципаль берәмлеге башлыгы Айдар Метшин – майор дәрәҗәле исемнәренә иреште.

РФ Президенты указы нигезендә РФ Хөкүмәте каршындагы Россия дәүләт хәрби тарихи-мәдәни үзәгенең “Россия патриоты” медале ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратовка, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбубәкеровка, ТР сугыш һәм хәрби хезмәт комитеты рәисе Әхәт Юлашевка, Россия Федерациясе гражданнарының патритотик тәрбиясе өчен Мактау билгесе “КАМАЗ” ААҖ, Яр Чаллының беренче кадет корпусына тапшырылды. ТР Президентының Рәхмәт хатына ТР Хәрби комиссары урынбасары Дмитрий Гурылев лаек булды.

Татарстанның хәрби әзерлек һәм хәрби чакырылышны оештыру белән шөгыльләнүче структураларына югары бәя биргән өчен, Минтимер Шәймиев очрашуга РФ җитәкчелегенә тирән рәхмәтен җиткерү белән нокта куйды.