Хөкүмәт арбитраж идарәчеләрнең эшеннән канәгать түгел

Хөкүмәт арбитраж идарәчеләрнең эшеннән канәгать түгел

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Бүген Тарастан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә, Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомоствоара комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Видеоконференция режимында барган әлеге чарада республиканың барлык районнары һәм шәһәрләре катнашты.

Беренче сорау итеп, бөлгенлек хәлендәге предприятиеләрдә эшләүчеләргә хезмәт хакы буенча бурычларны каплау юнәлешендә, арбитраж идарәчеләр тарафыннан алып барылган эшчәнлеккә анализ ясала. ТР буенча федераль теркәү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гөлнара Абдрахманова чыгышыннан аңлашылганча, арбитраж идарәчеләр дәүләт органнары белән үзара тыгыз элемтәдә һәм бер максатка эшлиләр. Мәгълүм булганча, республикадагы бөлгенлек хәленә төшкән предприятие-оешмаларның эшләре арбитраж идарәчеләр җитәкчелегендә алып барыла һәм алар шул оешмаларның күчемсез милкен сатып, яки башка операцияләрне башкарып, аларда булган эш хаклары буенча бурычларны капларга тиешләр. Гөлнара Абдрахманова конкрет нәтиҗәләргә тукталмыйча, арбитраж идарәчеләрнең һөнәри әзерлеге мәсьәләсенә күчеп, “әлегә бу юнәлештә югары уку йортларында шушы белгечлек буенча әзерлекне яхшыртырга кирәк” дип белдерә. Равил Моратов фикеренчә, булган белгечләр үзләре өстендә үзләре дә эшләргә тиешләр һәм арбитраж идарәчеләрне сайлап алганда ниндидер конкурс уздыру зарур. Тулаем алганда, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү республика ведомоствоара комиссиясе арбитраж идарәчеләр тарафыннан нәтиҗәле эш алып барылмауны искәртә. Татарстан Икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева бу фикерне тагын да куәтләп, “бөлгенлек хәленә төшкән предприятиеләр белән арбитраж идарәләр элек ничек начар эшләсә, хәзер дә берни үзгәрмәде”, дип хәбәр итә. “Алар андый оешмаларның күчемсез милкен урнаштыруда турыдан-туры катнашырга тиешләр. Ләкин бөлгән бер предприятиенең дә эше арбитраж идарәчеләр ярдәме белән алга китте дип әйтеп булмый”.

“Арбитраж идарәчеләр Гильдиясе” башлыгы Искәндәр Ихсанов исә үз чыгышында, бөлгенлек процедураларын башкарган вакытта җирле органнарның төрле ясалма киртәләр тудыруын белдерә. 2006 елның 1 гыйнварына банкрот оешмаларның эш хаклары буенча 63 миллион сум бурычы булган. 2007 елның 1 гыйнварына исә бу күрсәткеч 41 миллион сум. Искәндәр Ихсанов шулай ук бөлгенлек процедурасы барган урыннарда, бигрәк тә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә милеккә хокукны раслый торган тиешле документларның булмавы, бухгалтерлык исәп-хисап кәгазьләре дөрес тутырылмау аркасында эшнең шактый тоткарлануын әйтә. Бүгенге көндә республикада 146 арбитраж идарәче эшли. Ләкин шуларның 33-е хезмәт хакларын каплау буенча бернинди дә уңай нәтиҗә күрсәтә алганнары юк икән. “Болай эшләсәгез, безнең тарафтан кире кагылчаксыз”, - дип кисәтте аларны Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары. “Гильдия бит әле үзе дә банкрот, үз-үзләрен савыктыру турында уйлыйлармы икән соң алар?, - дигән сорау арбитраж идарәчеләр башлыгын бөтенләй “телсез” калдырды. Тулаем алганда әлеге комиссия утырышында арбитраж идарәчеләр эшчәнлеге кискен тәнкыйтьләнде һәм аларның эше хакындагы сорау кабат инде тагын да югарырак дәрәҗәдә каралачак.