Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский белән очрашты

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский белән очрашты.

Михаил Пиотровский Казан журналистлары белән очрашуда, Эрмитаж үзәгендә эш торышы буенча фикер алышу узганын хәбәр итеп: “Без барыбыз да күргәзмәләр урынының яхшы булуы белән генә түгел, ә бирегә кешеләр тартылуыннан да канәгать”, - диде. Ул музейга 200 мең кеше килүен искәртеп, бу санның рекордлы булуын шәрехләде. Журналистларга хәбәр ителгәнчә, Минтимер Шәймиев белән әңгәмәдә бүген Татарстан мәркәзендә ачылган күргәзмә турында да сүз барган. “Мәдәниятләр диалогы өлеше - Көнбатыш-Ауропа чигелеше Татарстан традицияләре, гореф-гадәтләре һәм үрнәкләре белән кисешә”, - дип белдерде Дәүләт Эрмитажы директоры. Ул алтын белән йөгертелеп чигүче осталарны һәм музейда гаҗәеп күркәм экспозицияләрне дә билгеләп үтте. “Иң мөһиме, алар гади бер үрнәк кенә булып кына кабул ителмәсен, аларда тормыш белән бәйләнешләр дә чагылыш тапсын иде”, - дигән теләкләрен җиткерде Михаил Пиотровский.

Президент белән очрашуда, офыкта киләчәге күренгән башка күргәзмәләр хакында да сүз кузгатылган. Шунысы яңалык булып яңгырады: ел саен Санкт-Петербург шәһәре Эрмитажында очрашып килгән халыкара консультатив совет җыелышы вәкилләренең быел август ае ахырларына Казанга килүе турында уртак карар кабул ителгән. Ә бу советка Бөекбритания, Луара һәм башка эре дәрәҗәле музей директорлары керә. М. Пиотровский әйтүенчә, бу сәфәрнең максаты – мәртәбәле музей әһелләрен Казандагы музей эшләре һәм, гомумән, Татарстан башкаласы белән таныштыру. “Бу фикерне Минтимер Шәймиев бик хуплады. Без ТР Президентының мәдәният өлкәсендәге багланышларга зур игътибар бирүен югары бәялибез, мәдәният үсеше өчен бу бик мөһим”, - диде ул.

Михаил Пиотровский әйтүенчә, Амстердамдагы музей үзәге директоры да Казан Эрмитажына күргәзмә ачылышына килгән. Әлегә якын арада чит илләрдә мондый күргәзмәләр ачу планлаштырылмый, әмма Италия үзәгендә күргәзмә рәвешендә түгел, ә тикшеренү характерындагы үзәк ачу ниятләнә. Россия күләмендә ул Казандагы шикелле моңа охшаш шартларның әле очрамавын һәм оешманың да уңайлы шартларга лаеклы булуын, җитдилеген ассызыклады.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: Михаил Пиотровский Россия музейлары берлеге президенты вазыйфасын да башкара. Татарстан журналистларының: “Ваграк музейлар игътибар үзәгеннән нәүмиз булып, аларның проблемалары читкә этәрелмиме?”, дигән сорауларына ул түбәндәгечә җавап кайтарды. “Зур һәм кечкенә музейлар булмый, алар барысы да бертигез әһәмиятле, без төрле җирләргә җыелып, аларның проблемалары хакында уртага салып сөйләшәбез”, – диде ул.