Рөстәм Миңнеханов X Петербург халыкара икътисади форумында катнаша

Рөстәм Миңнеханов X Петербург халыкара икътисади форумында катнаша

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Альбина Нигъмәтуллина). 2006 елның 13 һәм 14 июнь көннәрендә уза торган X Петербург халыкара икътисади форумында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе катнаша.

Татарстан делегациясе составында - ТР Премьер-министры беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, министрлык һәм ведомство вәкилләре.

Форум кысаларында глобальләштерүнең хәзерге таләпләре, үсеп килүче илләрнең көндәшлелек өстенлекләре, Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай икътисадының гомум тенденцияләре, инвестиция сәясәтенең яңа кораллары белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышу ниятләнә.

Форумны РФ Президенты Владимир Путин ачты. Пленар утырышларда һәм “түгәрәк өстәл”ләрдә РФ беренче вице-премьер Дмитрий Медведев, РФ вице-премьеры Александр Жуков, РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров, РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф, БДБ һәм ерак чит ил хөкүмәтләре вәкилләре катнашу көтелә.

Татарстан делегациясенең форумда катнашу максаты - “Инновация казанышлары” һәм “Инвестиция проектлары” күргәзмәләрендә Татарстан Республикасы инвестиция һәм инновация проектларын тәкъдир итү. “Инновация казанышлары” күргәзмәсендә Татарстан экспозициясенең күргәзмә мәйданы - 45 квадрат метр, 9 инновация проекты тәкъдим ителгән. “Инвестиция проектлары” күргәзмәсендә экспозициянең күргәзмә мәйданы 64 квадрат метр, 12 проект тәкъдим ителгән.