Рөстәм Миңнеханов терлекчелек комплексларын төзү темпларыннан канәгать

Рөстәм Миңнеханов терлекчелек комплексларын төзү темпларыннан канәгать

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Кичә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТРда “Агросәнәгать үсеше” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, “Кызыл Шәрык-Агро” ААҖ объектларын төзү барышы белән танышу максатыннан, республиканың Алексеев һәм Әлки районнарында булды.

Алексеев районында Рөстәм Миңнеханов “Вамин-Татарстан” ААҖ тарафыннан төзекләндерелә торган 1200 башка исәпләнгән сөт комплексын һәм Левашево авылында “Кызыл Шәрык-Агро” ААҖ көчләре белән төзелә торган 4000 башка исәпләнгән терлекчелек комплексын карады. Хөкүмәт башлыгы Каргалы авылы (Әлки районы) янында 5300 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөт җитештерү комплексында да булды. Биредә Рөстәм Миңнехановка РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин да кушылды. Әлки районында Премьер-министры Иске Чаллы авылындагы 4000 башка исәпләнгән сөт комплексын һәм Түбән Кәчи авылындагы шулай ук 4000 башка исәпләнгән терлекчелек комплексын карады.

Эшлекле сәфәр Әлки районының Чуаш Борнае авылында тәмамланды, Рөстәм Миңнеханов анда 4000 сыерга исәпләнгән сөт комплексы өчен төзелеш мәйданчыгын караганнан соң киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Премьер-министры урынбасары – ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, шулай ук “Кызыл Шәрык-Агро”, “Чиста басу”, “Авангард”, “Азык-төзлек корпорациясе”, “Ак Барс-холдинг” агро-компанияләре җитәкчеләре катнашты. Анда Татарстан Республикасында “Агросәнәгать комплексын үстерү” өстенлекле милли проектын гамәлгә ашыру барышы һәм эре терлекчелек комплексларын төзү өчен кирәкле инфраструктураны үстерү мәсьәләләре каралды. Республика бюджеты хисабына терлекчелек тармагының инвесторлар көче белән төзелә торган яңа объектлары тирәсендә юллар салыныр, электр, газ, телефон линияләре үткәрелер дип планлаштырыла.

ТР Премьер-министры киңәшмә тәмамлангач, журналистлар белән үткән әңгәмәдә аграр проектларны гамәлгә ашыру буенча инвесторлар эшчәнлегенә бәя бирде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада “Кызыл Шәрык-Агро” ААҖ кебек эре инвесторлар аз. Премьер алар арасында “Вамин-Татарстан” ААҖ һәм “Агросила Групп” (“Татэнерго” ААҖнең бүлендек предприятиесе) ЯАҖен атады. Республика башлыгы фикеренчә, алар күп булырга тиеш тә түгел. Авыл хуҗалыгын үстерүнең берничә ысулы бар – зур күләмнәрдә җитештерүне күздә тоткан эре холдинглар һәм урта кул хуҗалыклар, дип саный Премьер. Авылда урта сыйныфны формалаштыру – бүгенге көндә мөһим бурычларның берсе. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, урта сыйныф колхозлар һәм совхозлар нигезендә формалаша ала. Әмма шул ук вакытта алар милекчеләр булырга тиеш, дип ассызыклады Премьер һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерү күләмнәре республика буенча уртача алган күрсәткечләрдән күпкә югарырак булган агрохолдингларны мисалга китерде.

ТР Премьер-министры Алексеев һәм Әлки районнарында терлекчелек объектларын төзү һәм төзекләндерү эшләренең темпларыннан канәгать калуын белдерде. “Яхшы башлагансыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм эшнең тәүлек буе, эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә алып барылуын аерым билгеләп үтте.

Искәртеп үтәбез, 2006-2009 елларда Татарстанда эре инвесторлар хисабына 30,764 миллиард сумлык 130га якын терлекчелек комплексы торгызылырга тиеш. Аерым алганда, “Кызыл Шәрык-Агро” ААҖ 15 сөт комплексы, мөгезле эре терлекне симертү буенча 6 мәйданчык һәм 108 мең башка исәпләнгән Идел буендагы иң эре дуңгызчылык комплексын төзү һәм төзекләндерүне күздә тота. “Вамин-Татарстан” ААҖ шулай ук 37200 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән 7,44 миллиард сумлык 15 сөт комплексы төзергә ниятли. “Агросила Групп” ЯАҖ дә эре проектларны гамәлгә ашырырга әзер. Әлеге җәмгыять Кама аръягының 7 районында 29 эре объект – 7 сөт комплексы, 9 дуңгызчылык комплексы, 9 кошчылык фабрикасы төзәячәк.