news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең реставрация ясалган бинасын карады

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә 1882 елда нигез салынган, ул Россиядәге иң борынгы ислам уку йортларыннан берсе.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең реставрация үткәрелгән бинасы белән танышты.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ремонт-реставрация эшләреннән соң мәдрәсәнең яңартылган уку корпусы буенча экскурсияне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде. Танышу барышында мәдрәсәне техник һәм методик яктан җиһазландыру, белем бирүнең сыйфаты, шулай ук укыту процессы системасы хакында фикер алыштылар.

Ремонт-реставрация эшләре үткәрү нәтиҗәсендә бинада җиде уку сыйныфы, ике укытучылар бүлмәсе, намаз уку бүлмәсе, уку залы, ике лингафон кабинеты, шулай ук ике информатика бүлмәсе урнашкан. Бинада шулай ук аз мобильле төркемнәр өчен ике уку сыйныфы, чишенү һәм тәһарәт алу бүлмәләре дә бар.

Бүгенге көндә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 1200 шәкерт белем ала. Укыту татар һәм гарәп телләрендә 56 предмет буенча алып барыла. Мәдрәсәдә барлыгы 28 мөгаллим эшли. Аларның барысы да югары дини һәм дөньяви белемгә ия. Дини белем бирү учреждениесе ел саен 4-5 Коръәнхафиз әзерләп чыгара.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә 1882 елда нигез салынган, ул Россиядәге иң борынгы ислам уку йортларыннан берсе. Бина дини әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100