Әстерханлы Әнвәр Алмаевка Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде

Бүләкләү тантанасы Әстерхандагы федераль Сабан туенда узды.

(Әстерхан, 13 май, "Татар-информ", Айсылу Хафизова). Бүген Әстерханда федераль Сабан туе-2017 бәйрәм чаралары уза. Анда Татарстан белән Әстерхан өлкәсе башлыклары, шулай ук ике төбәкнең мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнаша.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан халкына дәүләт бүләкләрен һәм мактаулы исемнәр тапшырды. "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә Әстерхан “Дуслык" татар мәдәнияте җәмгыяте”  төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев лаек булды.

"Татарстан Республикасының атказанган артисты" мактаулы исеме Казан дәүләт мәдәният институтының соло җыры кафедрасы доценты Альбина Кустаевага бирелде.

Татарстан Президентының Рәхмәт хатын шәхси эшмәкәр, Әстерхан өлкәсе җир мелиорациясе һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү идарәсенең директоры вазифаларын башкаручы Сүрия Мелия, шулай ук Әстерхан өлкәсе адвокатлар коллегиясе адвокаты Дамир Хәлиловка тапшырылды.

Әстерханның 74нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе ТР Президентыннан бүләк итеп "Форд Транзит" микроавтобусын алды.