Татарстанда ел саен 400 меңгә якын кеше хәйрия ярдәме ала

Россиядә аларның саны 20 млн. га якын

(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева бүген Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы утырышында белдергәнчә, Россиядә ел саен 20 млн. га якын кеше хәйрия ярдәме ала. Татарстанда аларның саны 400 мең тирәсе. Шуларның 29 меңе бу ярдәмне даими ала. Узган ел республикада 6232 юридик зат хәйрия ярдәме күрсәткән (шуларның 915 е даими ярдәм кулы сузучылар). Республиканың Социаль-икътисади мониторинг буенча комитеты мәгълүматларына караганда, узган ел физик һәм юридик затларның хәйрия эшчәнлеге нәтиҗәсендә, 1 млрд. сумга якын акча җыелган. Бу тулы сумма түгел, чөнки хәйрия эшчәнлеге активистларының барлык ярдәме исәпкә дә алынып бетерелми икән.

Зилә Вәлиева ассызыклап узуынча, бүген Татарстанда яшәүче халыкның 20 проценттан артыгын балалар тәшкил итә. Шуларның 11543 е ятим яки ата-ана назыннан мәхрүм, 6366 бала имин булмаган гаиләләрдә яши, 15134 бала гарип, 67 меңнән артык бала күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнә. Ягъни болар дәүләт ярдәменә аеруча мохтаҗ категория. Бүген Зилә Вәлиева искәртеп узуынча, ятимнәрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе республика советы утырышында каралган иде. Шуннан соң аларны тораклы итү өчен бюджетан финанслар бүлеп бирү мәсьәләсе чишелде. Узган ел 100 дән артык ятимнең торак хәле яхшырган.

Бүген Татарстанның опека һәм попечительлек органнарында 11 меңнән артык ятим һәм караучысыз калган бала исәптә тора. Тиешле органнарның җентекле хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, республикада ятимнәрнең 90 процентка якыны уллыкка, туганнарына опекага алынган яки чит гаиләләргә тәрбиягә бирелгән. Узган ел 278 ятим гаилә җылысы алуга ирешкән. Шуларның 261 ен Татарстан һәм якын төбәкләрдән гаиләләр алган.

Премьер-министр урынбасары үз чыгышында соңгы елларда республикада опека, попечительлек, тәрбиягә бала алуның актуальләшүенә игътибарны юнәлтте. Статистикадан күренгәнчә, балалар йортларыннан олы тормышка аяк басучыларның 10 проценты гына җәмгыятьтә яраклашуга сәләтле икән. Шуны күздә тотып, бүген гаилә тәрбиясе иң нәтиҗәле форма санала.

Республика советы утырышын алып барган Президент Минтимер Шәймиев белдергәнчә, ятимнәрне гаиләләргә биреп кенә тынычланырга ярамый. Бу, әле тиешле органнардан, балалар өчен җаваплылык төшә дигән сүз түгел. Баланы сыендырган гаилә ничек кенә уңай булмасын, аны да тормыш сынарга мөмкин. Шуңа күрә, ди республика башлыгы, ятимнәрне тәрбияләүче гаиләләрдән контроль китәргә, алар белән элемтә өзелергә тиеш түгел. “Һәрвакыт тәрбиягә балалар алган гаиләләрнең ничек яшәвен күз уңында тотарга тиешбез”, -дип саный ул. Аның фикеренчә, җәмгыятьтә һәр гаилә белән аңлашып эшләргә кирәк. Ул монда массакүләм мәгълүмат чараларына зур роль бирелүен искәртте. Зилә Вәлиева исә республикада хәйриячелек традицияләренең яңаруында дүртенче хакимиятнең өлеше зур булуына басым ясады.

Премьер-министр урынбасары үз чыгышында инвалид балалар проблемасына аерым тукталды. Билгеле булганча, мондый балалы гаиләләрнең күбесе аз тәэмин ителгән. “Инвалид балаларны социаль реабилитацияләү, аларны иҗтимагый процессларга җәлеп итү бик мөһим. Аларны укытуны һәм алга таба эшкә урнаштыруны тәэмин итәргә кирәк”, -дип белдерде ул. Зилә Вәлиева бу җәһәттән ТИСБИ (Татар бизнеска булышлык итү институты) тәҗрибәсен китерде. Биредә, мәсәлән, ишетмәүче һәм сөйләшмәүче балаларны укыту буенча уңышлы проект тормышка ашырыла. Ә тарихка күз салганда, Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту тәҗрибәсе 19 гасырдан ук килә икән. Зилә Вәлиева республикада инвалид балаларны укыту өчен Хөкүмәт грантлары булдыру зарурлыгын искәртте. Президент Минтимер Шәймиев алга таба республикада мондый балаларга уку йортларында белем алырга мөмкинлек бирүче грантлар булдыру тәкъдимен кертте.