Фәрит Мөхәммәтшин ТР Бөгелмә районында эшлекле сәфәрдә

Ф.Мөхәммәтшин Бөгелмә районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты һәм терлекчелек объектларында булды
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Бөгелмә муниципаль районына эшлекле сәфәрендә районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты һәм терлекчелек объектларында булды.
Сәфәр программасында беренче пункт сугышлы авылында “Бөгелмә азык-төлек корпорациясе” ҖЧҖ кергән тауарлыклы-сөтчелек фермасы булды. Ф.Мөхәммәтшинны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы – Бөгелмә мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев, районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре озатып йөрде.
Узган ел Сугышлы авылындагы фермада төзекләндерү эшләре башланды. Бу максатларга киткән чыгым 10,5 миллион сум тәшкил итте, аның 4,5 миллион сумы – бюджеттан бирелгән субсидия. “Бөгелмә азык-төлек корпорациясе”нең башкаручы директоры Фәрит Игтисамов сүзләренчә, өч елдан чыгымнар кире кайтарылачак һәм ферма табышлы производство булачак. Соңгы өч елда азык-төлек корпорациясендә мөгезле эре терлекләрнең баш саны 1000нән 1300 баш булды, сөтнең тулай савымы 9786дан 17149 центнерга кадәр. Узган ел уртача айлык хезмәт хакы 6680 сум тәшкил иткән, быел 7800 сум тирәсе саклана. “Авыл хуҗалыгы дөньяви кризисның зур йогынтысын әлегә сизмәде, - дип аңлата Фәрит Игтисамов. – Элек без кадрларга кытлык кичерсәк, бүген кирәкле белгечләрне сайлау мөмкинлеге пәйда булды”.
Наил Мәһдиев Фәрит Мөхәммәтшинга эшсезлек шартларында халыкка кредит бирү механизмнары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бу өлкәдә Бөгелмә хакимияте уңышлы эшли. Парламент җитәкчесе бу схеманың нәтиҗәле булуын тикшереп карарга уйлады. Бөгелмәлеләр кебек кредит бирү акчадан гыйбарәт түгел, ә эре мөгезле терлек бирүдә. “Сыерның уртача бәясе 25 мең сум. Халык процентсыз кредитны 1,5 ел дәвамында кайтарырга тиеш, - дип сөйләде Бөгелмә районы башлыгы. – Еш кына авыл халкы акчаны ел дәвамында кайтарып бетерә”. Алынган кредитны алар акчалата түгел, ә сөт белән кайтара. “Шулай итеп, без авыл халкының мәшгульлеген тәэмин итәбез. Муниципаль кредит бирүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп”, - дип ышандырды ТР Дәүләт Советы Рәисен Наил Мәһдиев.
Аннары Фәрит Мөхәммәтшин һәм аны озатып йөрүче затлар Советлап Союзы Герое, Бөгелмә районында туган Газинур Гафиатуллинның Сугышлы авылында урнашкан Музей-йортында булдылар. Татарстан парламенты җитәкчесе герой бюстына чәчәкләр салды.
ТР Дәүләт Советы Рәисенең сәфәр программасында икенче пункт районда язгы кыр эшләре барышы белән танышу иде. “Подгорный” ҖЧҖнең кырында Наил Мәһдиев югары нәтиҗәләргә ирешкән белгечләргә “Бердәм Россия” партиясенең Бөгелмә сәяси советы исеменнән күчмә вымпел һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Фәрит Мөхәммәтшин кырларны караганда журналистлар белән фикер алышты. “Бөгелмә районы климат шартлары нәтиҗәсендә язгы кыр эшләренә соңрак керешә. Шуңа күрә аларның вакытлары кысан, - дип ассызыклады республика парламенты җитәкчесе. – Алар кырда тәүлек буе , 12 шәр сәгать эшли. Инвестор һәм фермерларның авыл хуҗалыгы производствосына яңа технологияләр кертү белән шөгыльләнүе куандыра”. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Бөгелмә районының кризиска каршы тәҗрибәсе башка районнарның да игътибарына лаек. “Бу һәркем өчен дә отышлы. Иң мөһиме – авылда яшәүчеләрнең эше бар, димәк алар киләчәккә ышаныч белән карый ала”, - дип ассызыклады ул.
Бүген кич Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясенең Бөгелмә җирле бүлегенең Баталов исемендәге шәһәр драма театрында үтәчәк хисап-сайлау конференциясендә катнаша, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.