news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: ДОСААФ яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүнең флагманы булырга тиеш

Бүген Мәскәүдә Россия ДОСААФының бишенче съезды узачак.

Миңнеханов: ДОСААФ яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүнең флагманы булырга тиеш
архив

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Россия ДОСААФының бишенче съезды була. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге җәмгыятьтә оешманың әһәмиятен һәм аның яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү мәсьәләләрендәге ролен искәртте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген ДОСААФ хәрби-патриотик тәрбия, яшьләрне хәрби хезмәткә чакыруга кадәр һәм хәрби хезмәттән тыш әзерләү флагманы статусына ия булырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов. Яшь буын белән озак еллар эшләү тәҗрибәсе, көчле инструкторлар һәм укытучылар составы, уку-укыту матди базасы оешманы ил гражданнарын патриотик тәрбияләү буенча дәүләт программасын үтәүдә алдынгы итә.

Татарстан Президенты Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Әфганстандагы, Төньяк Кавказда һәм Сириядәге кораллы конфликтларда катнашучылар мисалында яшьләрне тәрбияләүгә оборона җәмгыятенең зур өлеш кертүенә аерым игътибар юнәлтте.

Ул ДОСААФ аэроклублары базасында яшүсмерләрне беренчел очыш әзерләү программасын яңартырга тәкъдим итте.

«Татарстан Президенты тулаем республика ДОСААФ эшчәнлегенә югары бәя бирде», дип хәбәр итә матбугат хезмәте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100