news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова : КАМАЗ һәрвакыт Россия Президенты игътибарында тора

Россия Президенты Владимир Путин автогигантның 50 еллык юбилее уңаеннан оештырыла торган КАМАЗ эшчеләренең тантаналы митингында катнашачак.

Лилия Галимова : КАМАЗ һәрвакыт Россия Президенты игътибарында тора
архив

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). КАМАЗ һәрвакыт Россия Президенты Владимир Путинның игътибар үзәгендә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Сүз дә юк, КАМАЗ язмышы һәрвакыт дәүләт башлыгының игътибар үзәгендә. Ул безнең илнең иң эре сәнәгать предприятиеләренең берсенә һәрвакыт игътибар белән карый. Без бик рәхмәтле һәм иртәгә дә КАМАЗның 50 еллыгын бәйрәм итү кысаларында аның безгә сәфәрен көтәбез», - диде Галимова.

Бу Владимир Путинның Чаллыга кыска вакытлы визиты булачак, дип өстәде Галимова. Россия Президенты автогигант юбилеена багышланган тантаналы митингта катнашачак.

Бер ел эчендә Владимир Путин Татарстанда дүрт тапкыр булды, дип искә төшерде Казан Кремле вәкиле. Республика хакимияте Россия дәүләте башлыгының һәр сәфәрен төбәккә Россиянең сәнәгать һәм икътисади үзәкләренең берсе буларак җитди игътибар итеп бәяли.

Октябрь аенда Владимир Путинның Чаллыга «КАМАЗ» автогигантының 50 еллык юбилеена килергә планлаштыруы билгеле булды. Нәкъ менә 1969 елның 13 декабрендә Автошәһәрнең төзелеш мәйданчыгында булачак заводның беренче объектын — матди-техник тәэмин итү базасын планлаштырганда беренче казу эшләре башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100