Татарстанда "Ел җитәкчесе-2017" бәйгесенә ничә кеше дәгъва кылуы билгеле булды

Алексей Песошин "Ел җитәкчесе – 2017" бәйге комиссиясе утырышын уздырды.
(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Ел җитәкчесе – 2017” бәйге комиссиясе утырышын уздырды. Чара Татарстан Хөкүмәт йортында узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.Алексей Песошин 2017 елда төрле тармак һәм икътисад өлкәсеннән 123 предприятие һәм оешма җитәкчесе бәйге номинантлары булуын җиткерде. Бәйге 9 номинациядә уза.Утырыш барышында бәйге җиңүчесе булырга мөмкин кандидатуралар буенча фикер алышына.Искәртеп үтик, “Ел җитәкчесе” бәйгесе республикада 2001 елдан бирле үткәрелеп килә.