Миңнеханов капитал кертемен яклау турында килешүнең шартын йомшартырга тәкъдим итте

«Әлеге тәкъдимнәр безнең эшмәкәрләр белән берлектә эшләнде. Аларны кабул итү компанияләргә нефть, газ, химия, энергетика, микроэлектроникада яңа инвестицион циклны эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирәчәк», - диде Татарстан Президенты.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов капитал кертемнәрне яклау һәм хуплау турында килешүләр төзү шартларын йомшартырга тәкъдим итте. Ул Стратегик инициативалар агентлыгының «Төбәк сәясәте 2030: яңа инвестицион циклны эшләтеп җибәрү өчен карарлар» дистанцион сессиясендә чыгыш ясады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инвестицион үсешкә ярдәм итүнең яңа инструментларын эшләтеп җибәрү турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов тиешле килешүләр төзегәндә яңа инвестицион проектлар өчен иң чик күрсәткечләрне киметергә һәм капитал составында заем акчаларын исәпкә алырга өндәде.

Татарстан Президенты капитал кертемнәрне яклау һәм хуплау турында килешүләрдә кыен урыннардан нефть запасларын чыгару буенча проектларны исәпкә алу мөмкинлеге турында әйтте.

«Капитал кертемнәрне яклау һәм хуплау турында килешүләрдә нефть табуда файдалы казылмалар чыгаруга салым ташламаларын һәм югары үзле нефтькә экспорт пошлинасын гамәлдән чыгару тармакта инвестицион активлыкны шактый начарайтты», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләре (ТОСЭР) җәлеп итүчәнлеген саклап калу өчен тәкъдимнәрен әйтте. Шулай итеп, ТОСЭР эшләү дәверендә яңа резидентлар өчен иминият кертемнәре буенча ташламаларның гамәлдә булуын озайтырга, резидентларның инвестицион проектларына минималь таләпләр үтәлергә тиеш булган вакытны озайтырга, резидентлар өчен таможня ташламаларын бирергә, шәхси эшмкәрәләргә резидент статусын алу мөмкинлеген бирергә була.

«Әлеге тәкъдимнәр безнең эшмәкәрләр белән берлектә эшләнде. Аларны кабул итү компанияләргә нефть, газ, химия, энергетика, микроэлектроникада яңа инвестицион циклны эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Инде хәзер үк республикада перспектив проектлар запасы әзерләнгән», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, башка илләрнең инвестицион законнарының уңай тәҗрибәсен өйрәнү һәм куллану да мөһим.