Миңнеханов двигательләр төзү корпорациясе директорына Туполев премиясе тапшырды

Бүләк инженерлык фәннәре өлкәсендәге казанышлар өчен тапшырыла.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Берләшкән двигательләр төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Александр Артюховка А.Н.Туполев исемендәге премия тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.Әлеге чара бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Бүләк инженерлык фәннәре өлкәсендәге казанышлар өчен тапшырыла. Премия Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 2014 елда гамәлгә куелды һәм ике елга бер тапкыр бирелә. Тапшыру тантанасы илнең тоташ металл самолет төзелешенә нигез салучыларның туган көненә (10 ноябрь) багышланган.