Татарстан Президенты сайтында Эшкуарлык буенча совет утырышы трансляцияләнәчәк

Утырыш 14 октябрьдә 10.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык буенча советның XIII киңәйтелгән утырышының турыдан-туры трансляциясе оештырылачак. Аны Татарстан Президенты сайтында карарга мөмкин булачак. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш 14 октябрьдә 10.00 сәгатьтә башлана. Анда 200дән артык эшмәкәр, республиканың хакимият органнары җитәкчеләре, бизнес җәмәгать берләшмәләре вәкилләре, шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутатлары катнашачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, утырышта газны өзү һәм яңадан тоташтыру процедурасын гадиләштерү, ташландык территорияләрне әйләнешкә кертү һәм бизнес өчен кадрлар җитмәү турында сөйләшәчәкләр.