Рөстәм Миңнеханов: “Без сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле товар җитештерергә тиеш”

ТР Хөкүмәтендә чит илдән кертелүче товарларны алмаштыру хакында сөйләштеләр

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында утырыш узды. Анда чит илдән кертелүче товарларны алмаштыру, үзебездә җитештерүне арттыру хакында сөйләштеләр.

Быелның беренче яртыеллыгында чит илдән товар кертү 10 процентка арткан. Узган ел Татарстанга чит илләрдән 160 миллиард сумга товар кертелгән, Россиянең кайбер төбәкләреннән исә, гомуми бәясе 200 миллиард сумга тәңгәл товар кайтарылган.

“Без хәзер четерекле хәлдә калдык. Моңа яңа кертелгән санкцияләр дә сәбәпче, әмма без бу хәлләрнең үзебез өчен уңай якларын табарга тиешбез. Үз оешмаларыбызны алга җибәрергә, яңа брендлар булдырырга, яңа продукция җитештерә башларга кирәк. Без үз җитештерүчеләребезгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән эш алып барырга тиеш, - диде Президент. – Ул товарның кайда сатылуын да алдан кайгырту мөһим. Без сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле товар җитештерергә тиеш”.

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үз чыгышында дөньякүләм икътисад үсеше темларының көннән-көн кими баруын һәм билгеләп узды. Тышкы һәм эчке сорау кимү дә икътисадның үсешен тоткарлый, дип саный ул.

Узган ел Татарстанга барлыгы 360 млрд сумнан да артыграк суммага товар кертелгән булган. Министр Татарстанда җитештерелмәгән кайбер товарларны да атап узды, һәм аларны читтән кертү кирәк булуын әйтте. Ул, чит илдән кертелгән товарларны алмаштыра алырлык продукция җитештерү буенча программа булдырырга тәкъдим итте.

Мисал итеп, Мидхәт Шаһиәхмәтов читтән кертелүче төзү материалларын әйтеп үтте. Бу продукция үзебездә җитештерелсә дә, аны читтән кертәләр. Моның сәбәпләрен ул җитештерүчеләрнең көче җитмәү яки товарларның тиешле дәрәҗәдә сыйфатлы булмавы белән аңлатты.

Алга таба җитештерүчәнлекне арттыру һәм импорт товарларын алмаштыру өчен, республиканың икътисад министры бу мәсьәләне һәрдаим күзәтеп торырга, Татарстан җитештерүчеләренә дәүләт һәм муниципаль хакимияте ихтыяҗлары өчен сатып алынасы товарлар исемлеген карый алу мөмкинлеген тудыру һәм импортны алмаштыру буенча программа булдыруны тәкъдим итте.

ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов үз чыгышында машиина төзү сәнәгатендә әлегә импортны алмаштыру программасы булмавын әйтеп китте. “Миңа калса, кемнедер көтеп утырырга ярамый – бергә эшләргә кирәк. Без инде күп кризисларны уздык, шуңа да алга карап эш итү зарур”, - диде ул чыгышында.

Министр нефть химиясе өлкәсендә башкарылачак эшләр, киләчәккә планнар белән дә таныштырды. Ул Татарстанга ел саен 300 төрдән артык 40 мең тонна нефть химиясе продукциясе кертелүен хәбәр итте. Шулай ук, республикага Төркия һәм Ауропа илләреннән пластик материаллар кайтартылуын да искәртеп узды.

Равил Зарипов чит илдән кертелә торган товарларны алмаштыру юлларын эзләүләрен ассызыклады, һәм Түбән Камада шина җитештерү заводының “Форд” машиналары өчен 480 мең данә шина ясавын мисалга китерде.

“Бар нәрсәне дә без үзебездә булдыра алмыйбыз, ул бик кыйммәткә төшәчәк. Шуңа да партнерларны табарга, барысын да алдан күзаллап эшләргә, яңа базарлар табарга кирәк”, - диде ТР Президенты министр чыгышына җавап итеп .

ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, Тартарстан республика халкын тулысынча яшелчә белән тәэмин итә ала. Ул җан башына кирәкле күләмнән артык булган продукция җитештерелүен дә ассызыклап узды. “Артык калган яшелчә һәм шикәр комы башка төбәкләрдә сатыла, ә безгә исә, республикада үсмәгән продукцияләр генә кертелә”, - диде ул.

Үз чыгышында Марат Әхмәтов республикада булган продукцияне җитештерү, чистарту һәм төргәкләүне үстерү өстендә эшләүләре, бу максаттан инвесторлар җәлеп итүләре турында да хәбәр итте.

2013 елда Татарстанда товар кертү һәм чыгаруда сальдо 24 миллиард сум тәшкил иткән. Республикада узган ел 318 мең тонна ит җитештерелгән, шуларның 300 мең тоннадан аз гына артыгы кулланылган. Быел Татарстан территориясендә мал сую өчен 40 пункт булдырылган. Министр сүзләренчә, мондый пунктлар саны ел азагына 49га җиткереләчәк.

Марат Әхмәтов шулай ук ит продукцияләрен эшкәртү белән шөгыльләнүче фабрикалар эшчәнлегенә дә тукталып узды.

Республикада тәүлегенә җитештерелгән 4 мең тонна сөт тә кулланучылар ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә, ди ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

“Үз продукциябезне эчке базарда куллану хәзер 91,5 процентка җитте. Сөт предприятиеләрен оптимизацияләргә, модернизацияләргә һәм сөт җитештерү оешмаларын тулы куәтенә эшләтү кирәк. Бу сөт продукциясе бәясен сатучыга арзанрак итеп тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк”, - диде ул үз докладында.

Марат Әхмәтов бөртекле культураларны үстерү, җитештерүгә дә тукталып узды. Соңгы елда соя, кукуруза, көнбагышны үстерү күләмнәре артканлыгын әйтте. Киләчәктә дә бу культураларның чәчү мәйданнарын арттыру планлаштырыла.

Татарстанда ел саен 190 мең тонна тирәсе шикәр җитештерелә. Заводларны модернизацияләү нәтиҗәсендә, 100 мең тонна шикәрне читкә чыгарырга мөмкинлек булачак.

Үсемлек мае да республика халкына җитәрлек күләмдә җитештереләчәк. Бу, алда әйтеп үтелгәнчә, май җитештерү мөмкинлеге биргән культуралы үсемлекләрне күбрәк үстерүгә бәйле булачак. Министр әйтүенчә, җиләк-җимеш җитештерү юнәлешендә хәл итәсе мәсьәләләр әле байтак. “Моның өстендә эшли башладык инде. Җиләк-җимеш үстерү контрольгә алынды”, - диде ул.

Президент исә, министр чыгышыннан соң, бездә яшелчәләрне җитештерү һәм эшкәртү өчен мөмкинлекләр зур булуын ассызыклады.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, үзебездә җитештерелмәү сәбәпле, Татарстанга тулы күләмдә цемент, керамик плитәләр, пыяла һәм кирпечнең кайбер төрләре кертелә. Шулай ук, чит төбәкләрдән коры смесьләр, линолеум, обойлар, санитар-техник әйберләр кайтарыла. “Әлмәт, Казанда эшләүче коры смесьләр заводлары республикадагы оешмаларны тулысынча тәэмин итә алыр иде. Әмма алар чит төбәкләрдән кертелә. Моның сәбәбе – бездә җитештерелгән коры смесьләрнең бәясе югары булу”, - диде Ирек Фәйзуллин.

Министр фикеренчә, Алабуга шәһәрендә эшләүче пыяла җитештерү заводы Татарстан төзүчеләренә ярдәмгә киләчәк. “Бу якын арада безнең мәсьәләләр чишелә дигән сүз түгел. Шуңа да без пыяла-пакет җитештерүчеләр, инвесторлар белән тыгызрак эшләячәкбез”, - дип ышандырды ул.

“Сез җитештерүчәнлекнең командирлары. Башкалар безнең уңышка сөенмәс, киресенчә, көнләшәләр генә. Уңга-сулга, артка карамыйча, алга максат куеп эшләргә кирәк!” , - диде Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.