news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Кама Тамагы районында бөртеклеләрне җыю барышын бәяләде

Бүгенгә Кама Тамагы районында бөртеклеләрнең 43 проценты җыелган, бер гектардан уртача уңыш 30,7 центнер тәшкил итә.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районында республика кырларында урып-җыю эшләренең барышы һәм оператив вазгыять белән танышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Район кырлары өстеннән вертолетта очканда Рөстәм Миңнеханов Сөйки, Балтач, Салтык авыллары, Кама Тамагы бистәсе («Татагролизинг» акционерлык җәмгыятенең «Нармонка» агрофермасы» ҖЧҖ) янындагы кырлардагы вазгыятьне бәяләде», диелә хәбәрдә.

Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәдә Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләре, Кама Тамагы муниципаль районы инвесторлары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Шунда ук Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе дә оештырылды, бөртекле культуралар һәм үсемлекчелек продукциясен тәкъдим ителде.

Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов мәгълүматы буенча, бүгенгә районда бөртеклеләрнең 43 проценты җыелган, бер гектардан уртача уңыш 30,7 центнер тәшкил итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагында «Аргамак» балалар сәламәтләндерү лагеренда булды. Бу Россиядә ачык мәйданчыкта нульдән төзелгән беренче лагерь.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100