Рөстәм Миңнеханов: Быелгы Нефть саммитының ИТ-юнәлештә булуы аның үзенчәлеге булып тора

Традицион Нефть саммиты Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә уза.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Татарстанда 2017 елның 6 аенда 17 млн 785 мең тонна нефть табылган. Нефть табу үсеше темпы 102,9 процентны тәшкил итә. “Татнефть” компаниясе 14 млн 202 мең тонна, ягъни узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 3,4 процентка артык кара алтын тапкан. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Нефть саммитында җиткерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Традицион Нефть саммиты Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә уза. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Татарстанда кече нефть компанияләренең нефть табуы, беренче яртыеллыкта узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 0,9 процентка үсүен һәм 3,58 млн тонна нефть табылуын билгеләп үтте. Татарстан Президенты шулай ук Россия Федерациясендә шушы чорда 272,2 млн тонна нефть (үсеш 0,9 процент) табылганын җиткерде.
Аның сүзләренчә, быелгы Нефть саммитының үзенчәлеге булып ИТ– юнәлештә булуы тора.

“Бүген без күргәзмәдә күргән технологияләр турында 10-15 ел элек хыялланып кына була иде. Тармакны цифровизацияләү бара. Без “цифрлы ятмалар”, “цифрлы скважина” терминнары белән сөйләшәбез. Безнең илнең нефть компанияләре “интеллектуаль ятмалар” һәм компьютер модельләштерү методлары концепциясен тормышка ашыру өстендә эшлиләр. “Татнефть” илдә беренчеләрдән булып, 2009 елда “Интеллектуаль ятмалар” проектын гамәлгә куюга, нефть һәм газ табу объектларында автомат система идарәсен булдыруга кереште”, - диде Рөстәм Миңнеханов.