news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Комаров Идел буе федераль округы халкын Россия көне белән котлады

12 июнь — Ватаныбызның яңа тарихында үзенчәлекле дата, ул Россиядәге бөтен халыкларның бердәмлеген символлаштыра, диде вәкаләтле вәкил.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе федераль округында яшәүчеләрне Россия көне белән котлады.

Игорь Комаров әйтүенчә, 12 июнь — Ватаныбызның яңа тарихында үзенчәлекле дата. Ул Россиядәге бөтен халыкларның бердәмлеген символлаштыра.  

Без Ватаныбызның күп гасырлык тарихы, бөек җиңүләре, уникаль гореф-гадәтләре, көчләрен кызганмыйча илебезне үстергән һәм саклаган кешеләр белән горурланабыз, диде вәкаләтле вәкил.

«Вакыт алга бара, без цифрлы технологияләр заманында яшибез. Шул ук вакытта 11 гасыр дәвамында булганча, безнең округның һәм илебезнең хәзергесе, киләчәге үзебезгә, бердәм омтылышларыбызга һәм көндәлек уртак хезмәтебезгә бәйле. Бергә булганда гына без югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз», — диде Игорь Комаров бәхет, иминлек, ныклы сәламәтлек һәм тынычлык теләп. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100