news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Сабантуй - республика халкын берләштерә торган күпмилләтле бәйрәм

Мәйданда төрле халык телләрендә яңгыраган җырлар күпмилләтле илебезнең тату, бердәм гаиләдә яшәвебезне тагын бер кат күрсәтә, диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин: Сабантуй - республика халкын берләштерә торган күпмилләтле бәйрәм
https://gossov.tatarstan.ru/

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узды. Бәйрәмдә чыгышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сабантуйның республика халкын берләштерә торган күпмилләтле бәйрәмгә әверелүен әйтте.

Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәр халкын һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән котлап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укыды.

Фәрит Мөхәммәтшин халыкны күпмилләтле бәйрәмгә әверелгән, тарихын татар халкы елъязмасы төпеленнән үк алган Сабантуй белән котлады. «Түбән Кама мәйданы һәрвакыттагыча матур һәм тантаналы, хәтта һава торышы да бәйрәм һәм шат кәефне боза алмый, өстәвенә бу яңгыр бик көтелгән», — диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бүген мәйданда төрле халыкларның телләрендә җырлар яңгырады, бу күпмилләтле илебезнең тату, бердәм гаиләдә яшәвебезне тагын бер кат күрсәтә.

Дәүләт Советы Рәисе быел Түбән Кама Сабан туе дәүләт бәйрәме — Россия көнендә узуны искәртте. «Түбән Кама халкы безнең республикада бик актив, барыбыз да бай тарихлы илдә яшибез һәм аның үсешенә үз өлешебезне кертәбез», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100