news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Антон Вайно Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады

Бөек Ватаныбыз бай һәм героик тарихы, күпмилләтле мәдәнияте, патриотизм традицияләре алга барырга һәм куелган максатларга ирешергә ярдәм итә.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Аппараты җитәкчесе Антон Вайно Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады.

 «Бөек Ватаныбыз, аның бай һәм героик тарихы, күпмилләтле мәдәнияте, өлкән буынның хәрби батырлыклары һәм хезмәт үрләре, патриотизм традицияләре безне берләштерә, алга барырга һәм куелган максатларга ирешергә ярдәм итә. Сезгә сәламәтлек, уңышлар телим», — диелә Рөстәм Миңнехановка җибәрелгән телеграммада. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100