ТР буенча баш федераль инспектор татарстанлыларны Россия көне белән котлады

ТР буенча баш федераль инспектор татарстанлыларны Россия көне белән котлады

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”, Ирина Пашкеева). Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Марсель Галимәрдәнов татарстанлыларны Россия көне белән котлады, дип хәбәр итә ТР буенча баш федераль инспектор аппараты каршындагы федераль мәгълүмат үзәге.

“Кадерле татарстанлылар! Сезне дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлыйм! 12 июнь Ватаныбыз тарихына Россия дәүләте суверенитеты көне буларак кереп калды. 1990 елда Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы Декларация Россиянең барлык гражданнары тормышындагы тарихи үзгәрешләргә башлангыч салды. Күчеш чоры кыенлыкларын уңышлы кичереп, яңартылган Россия бүгенге көндә үз позицияләрендә ныклы тора һәм дөнья күләмендә үз урынын били.

Россия һәр гражданин үзен бер өлеше итеп тойган демократик, гражданнар җәмгыяте төзи. Шуңа күрә без бу көнне Россиянең яңа дәүләтчелеге бәйрәме, Ватаныбыз язмышындагы бөек көн буларак каршы алабыз”, - диелә котлау телеграммасында.