Татарстан Президенты республиканың мәдәният эшлеклеләрен РФ Дәүләт премиясе бирелү белән котлады

Татарстан Президенты республиканың мәдәният эшлеклеләрен РФ Дәүләт премиясе бирелү белән котлады

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 2005 ел өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе Дәүләт премиясе бирелү уңаеннан Татарстан Республикасының халык шагыйре Ренат Харисов, РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Леонид Любовский һәм ТРның атказанган артисты Нурлан Канетовка котлау телеграммасы җибәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

“Бу – лаеклы бүләк, сезнең үзенчәлекле талантны тану, илебез сәнгате үсешенә керткән өлешегезгә югары бәя. “Кыйссаи Йосыф” балетын куйган иҗат коллективына шундый дәрәҗәле премия бирү Шәрык халыкларының атаклы әдәби һәйкәленә нигезләнгән яңа татар милли балет спектакленең барлыкка килүе бөтен илнең мәдәни тормышында истәлекле вакыйга, күпмилләтле Россия Федерациясендә төрле халыклар мәдәнияте чәчәк атуның ачык мисалы булуын дәлилли.

Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс илһам көче һәм яңа ачышлар, ә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының горурлыгы булган уртак иҗат җимешегезгә озын һәм бәхетле сәхнә гомере телим”, - диелә котлауда.