Татарстан Президенты Россия Тикшерү комитеты башлыгын Казан аэропортында каршы алды

Александр Бастрыкинны Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән каршылады.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Павел Климчак).Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан халыкара аэропортында Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинны каршы алды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Тикшерү комитеты башлыгын РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән каршылады.