news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Казан гимназиясендә зыян күрүчеләр хисабына акча күчерде

Зыян күрүчеләр өчен акчаны «Сбербанк. Онлайн» кушымтасы, банкоматлар, терминаллар аша һәм банк офисларында, шулай ук Россия Кызыл Хач сайтында күчерергә мөмкин.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сбербанк» төркеменә Казанның 175нче мәктәбендә зыян күрүчеләр өчен акча җыю хисабын ачкан өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты шулай ук фаҗига корбаннары өчен акча күчерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Элегрәк «Россия Кызыл Хач» иҗтимагый оешмасы «Сбербанк» белән берлектә Казанның 175нче мәктәбендә фаҗигадә зыян күрүчеләр өчен акча җыюны игълан итте.

«Без һәлак булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. „Россия Кызыл Хач“ гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасында төбәк бүлекчәсе һәрьяклы ярдәм күрсәтергә әзер. Хәзер акча җыю счеты ачылды», — диде «Россия Кызыл Хач» оешмасы рәисе Павел Савчук.

Зыян күрүчеләр өчен акчаны «Сбербанк. Онлайн» кушымтасы, банкоматлар, терминаллар аша һәм банк офисларында, шулай ук Россия Кызыл Хач сайтында күчерергә мөмкин.

Шунда ук ай саен акча тоту турында хисап урнаштырылачак. Акча күчергәндә комиссия алынмый, дип искәрттеләр «Россия Кызыл Хач» оешмасы матбугат хезмәтендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100