Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин атыш булган мәктәпкә килде

175нче мәктәптә ату эшен Тикшерү комитеты үзәк аппараты идарәсе тикшерәчәк.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Павел Климчак). РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанның атыш булган 175нче мәктәбенә килеп җитте.

Элегрәк «Татар-информ» ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның РФ Тикшерү комитеты башлыгын Казан аэропортында каршы алуы турында хәбәр иткән иде. Агентлык хәбәр иткәнчә, 175нче мәктәптә ату эшен Тикшерү комитеты үзәк аппараты идарәсе тикшерәчәк.