ТР Президенты Австрия Федераль советы президенты белән очрашты

Очрашу Австрия парламентының тарихи бинасында үтте

 (Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Венага эш визиты кысаларында Австрия Федераль советы президенты Йозеф Заллер белән очрашты. Очрашу Австрия Парламентының тарихи бинасында үтте.

Йозеф Заллер билгеләгәнчә, Австрия Россия һәм аның төбәкләре белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәтләр сакларга тырышты, шул исәптән Татарстан белән дә. Ул искәрткәнчә, күптән түгел узган Россия-Австрия хөкүмәтара комиссия утырышында бу ассызыкланган иде.

Йозеф Заллер фикеренчә, мәдәният һәм туризм өлкәсендә багланышлар өметле. 2017 елда Россия һәм Австрия үзара Туризм еллары үткәрә, алар кысаларында күп кенә чаралар уздыру көтелә.

Рөстәм Миңнеханов очрашу һәм җитди мәсьәләләр турында сөйләшү мөмкинлеге, Австрия парламентына чакыру өчен рәхмәт белдерде. Ул парламентның һәр илдә дә әһәмиятле роль уйнаганын ассызыклады.

Яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Йозеф Заллер хәбәр иткәнчә, якын арада ул Австрия делегациясе составында Татарстанга киләчәк.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.