Татарстан Президенты эш сәфәре белән - Австриядә

Әлеге ил җитәкчелеге вәкилләре һәм Австрия икътисад палатасы президенты белән очрашулар ниятләнгән

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Австрия Республикасына ике көнлек эш сәфәре  кыла.

Килеп җитүгә, ТР Президенты Вена үзәгендә урнашкан совет сугышчылары һәйкәленә венок китерде.

Эш сәфәре кысаларында әлеге ил җитәкчелеге вәкилләре һәм Австрия икътисад палатасы президенты белән очрашулар ниятләнгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов җирле татар диаспорасы вәкилләре белән очрашып, Татарстан-Австрия эшлекле форумында да катнашачак.