Р.Миңнеханов -Япониядә эш сәфәрендә

ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан Премьер-министры Россия-Япония икътисади форумы эшендә катнашкан, ике ил губернаторлары конференциясендә чыгыш ясаган, адреслы очрашулар уздырган
(Казан, 12 май, “Татар-информ”). ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 11-12 май көннәрендә Россия делегациясе составында Япониядә эш сәфәрендә. Илнең рәсми делегациясенә Хөкүмәт башлыгы Владимир Путин җитәкчелек итә.

ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан Премьер-министры Россия-Япония икътисади форумы эшендә катнашкан, ике ил губернаторлары конференциясендә чыгыш ясаган. Россия һәм Япония губернаторлары конференциясендә катнашучылар билгеләп узганча, бүгенге икътисади шартларда ике ил арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә һәм инвестицияләр җәлеп итүдә төбәкләр җитәкчеләренең роле зур.

ТР Хөкүмәте җитәкчесе шулай ук адреслы очрашулар уздырган. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов “Йокогава Электрик” компаниясе президенты Т.Минаки белән икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышкан. Моннан тыш, “Мицуи” компаниясе җитәкчелеге белән очрашу узган. Анда “ТАНЕКО” ААҖ проектын гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек хакында сүз барган.