Татарстан Президенты Ижевскида «Ижмаш» заводы музее коллекцияләрен карады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскига эш сәфәре кысаларында «Ижмаш» музеенда булды.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскига эш сәфәре кысаларында «Ижмаш» музеен карады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Музей тарихы 1827 елда башлана. 1975 елдан музей элеккеге акча саклау бинасында урнашкан. Коллекциядә Ижевски корал заводының, хәзерге «Калашников» концернының бай тарихы тәкъдим ителгән. Барлыгы 430дан артык ата торган һәм салкын корал үрнәге, шулай ук элегрәк предприятиедә чыгарылган ике дистәдән артык мотоцикл бар.

Экспозиция белән танышуны Рөстәм Миңнеханов Ижевскида корал җитештерү үсешенең хронологиясе яктыртылган тарихи залдан башлады. Аннары Татарстан Республикасы Президенты 74нче номерлы машина төзелеше заводы тарихына багышланган стендны карады. Бөек Ватан сугышы чорында завод шушы исем белән аталган. Бу елларда корал эшләүчеләр 20дән артык төрле хәрби эшләнмәләр җитештергән.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов ату коралының легендар конструкторы Михаил Калашниковка багышланган экспозиция белән танышты. Музей вәкилләре хәбәр иткәнчә, бүген дөньякүләм танылган Калашников автоматын уйлап табучы тууына 100 ел тулуга актив әзерлек алып барыла.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты «Калашников» концерны витринасы янына барды. Бүген бу берничә күп профильле предприятиене берләштерә торган зур холдинг. Музейда сугыш, спорт һәм аучылык коралларының заманча үрнәкләре тәкъдим ителә.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов «Иж» мотоцикллар коллекциясе белән залны карап чыкты. 1929 елда бердәнбер нөсхәдә җыелган «Иж-1» мотоциклы иң уникаль экспонат булып тора.